+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан елгалары чистартыла

Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» проекты ярдәмендә 40 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшырачак.

Башкортстан елгалары чистартылаБашкортстан елгалары чистартыла
Башкортстан елгалары чистартыла

Эшчеләр Уфада Михайловка авылыннан Нижегородкага кадәр Дим елгасын чистартуын дәвам итә. Планда - Уфага кадәр 35 километр үзәнне чистарту. Эш 2024 елда тәмамланырга тиеш.

Шулай ук Благовещен шәһәре чикләрендә Потеха елгасындагы буаны чистарту эшләре бара. Ике еллык эшләр шушы ел ахырына кадәр төгәлләнер дип көтелә.

Буа бик нык сазланган булган, елның җылы вакытында аннан начар ис чыккан. Елга үзәнендә эшләр төгәлләнгәннән соң территорияне төзекләндерәчәкләр: суга төшү юлын, сул ярны тәртипкә китерәчәкләр.

Фото: bash.news

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас