+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ача

Республиканың 140 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнаша.

Гомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ачаГомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ача
Гомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ача

- Республика Хөкүмәте үз алдына һәр предприятиенең гомум икътисады һәм эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча бурыч куя, шуңа күрә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Шушы елга әлеге проектка җәлеп итәргә теләгән 140 предприятие алдына бурыч куйдык, - дип билгеләп үтте икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Хәзер Башкортстан проектта катнашучы предприятиеләр саны буенча 2021 елга куелган планны 40 процентка узып киткән. Шулай ук республика гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында лидерларның берсе булып тора. Моннан тыш, Башкортстан гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең махсус укытылган хезмәткәрләре саны буенча илдә беренче урынны алды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас