«Киләчәккә билет» проекты Башкортстанда дүртенче ел тормышка ашырыла. Анда республиканың барлык районнарыннан 19 меңнән артык бала катнашачак. Шул исәптән 3316 укучы Уфаның «Русия-минем тарихым» тарихи паркында яңартылган “Киләчәк лабораториясе” күргәзмә-квестында булачак. 2816 укучы һөнәри белем бирү оешмалары базасында һөнәри сынауларга йөри алачак.
— «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проекты укучыларга тормышта юл сайларга һәм һөнәр белән танышырга ярдәм итә. Бүген Русиядә һөнәри юнәлеш бирү өстенлекләре Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан дәүләт дәрәҗәсендә беркетелгән, — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Моннан тыш, быел “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Киләчәккә билет» мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар өчен ачык булачак форматларны шактый киңәйтте, — дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Санлы проект платформасы bvbinfo.ru 50 процентка яңартылган. Педагог-навигаторлар, балалар һәм ата-аналар өчен яңа кораллар барлыкка килде. Тест системасы тагын да нәтиҗәлерәк була бара — хәзер бала үзенең көчле якларын һәм үсеш өчен потенциалын башлангыч чорда һәм һөнәрләр белән танышканнан соң бәяли ала.
“Киләчәк конструкторы", педагогның шәхси кабинетында, аерым балаларның, шулай ук бөтен сыйныфның шәхси күрсәткечләренә таянып, һөнәри юнәлеш бирү дәресен үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Система яңалыкларының берсе - «Киләчәккә билет» аналитик модуле, ул мәгълүматларны Русиядә һөнәри юнәлеш алуны фәнни өйрәнү өчен кулланырга, төбәкләрнең киләчәктә потенциалын фаразларга, глобаль кадрлар мәсьәләсен кабул итүгә йогынты ясарга һәм, дистәләгән метрика ярдәмендә, еллар буенча конкрет географик ноктада һөнәри юнәлеш бирүнең нәтиҗәлелеген күзәтергә мөмкинлек бирә.
Яңа уку елында «Киләчәккә билет» проекты материалларының бер өлеше Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән һөнәри юнәлеш минимумы рәвешендә Русия мәктәпләре тормышына керәчәк.
Былтыр Русиядә проект эшенең нәтиҗәсе түбәндәгечә булды: 641595 кеше платформада теркәлгән, 21309 һөнәри юнәлеш дәресләре үткәрелгән, 390530 бала дәресләрдә катнашкан, 79667 укучы «Киләчәк лабораториясе» күргәзмәләрендә булган, бу проектның югары социаль әһәмиятен һәм аның кирәклеген күрсәтә.
Катнашу балалар һәм ата-аналар өчен бушлай.
Фото: pravitelstvorb.ru