Авария хәлендәге торактан күчерү Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә үткәрелә.
Башкортстанда хәзер халыкны 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле дип танылган йортлардан күчерәләр. Әлеге программа буенча барлыгы күпфатирлы авария хәлендәге 134 йорттан 19 муниципалитетка 5 мең кешене күчерергә кирәк.
Шул ук вакытта киләсе елдан Башкортстанда 2017 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр авария хәлендә дип табылган торактан гражданнарны күчерү программасы старт ала. Авария хәлендәге 620 йортта 13,4 мең кеше яши.
Якынча мәгълүматларга караганда, акчаларның 60 проценты федераль бюджеттан, калганнары республика бюджетыннан бүленәчәк.
Фото: pro-dachnikov.com