+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Тренерларны да үстерү кирәк

Бу чарада республикадан җиде предприятие катнашты.

Тренерларны да үстерү кирәк
Тренерларны да үстерү кирәк

Мәскәүдә "Куллан. Өйрәт. Камилләштер» Федераль компетенцияләр үзәге (ФЦК) тренерлар мәктәбенең бишенче гамәли конференциясе узды. Анда җиде Башкортстан предприятиесе вәкилләре укыды.

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектына керүче предприятиеләрнең сакчыл җитештерүдә үз компетенцияләрен күтәрүдә актив катнашуы бик кыйммәтле. Мондый мәктәпне узган безнең компанияләр вәкилләре яхшы багаж белән өйләренә кайтачак, аларны эштә шунда ук кулланырга мөмкин булачак, - диде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Мәскәүдә ФЦК тренерлары мәктәбе Русиянең 63 төбәгеннән сакчыл җитештерү буенча 500 инструктор җыйды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в