+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ибраһимов бульвары яңарып калды

Уфада «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында урам-юл челтәренең иң тыгыз участокларының берсенә – Ибраһимов бульварына капиталь ремонт ахырына якынлаша.

Ибраһимов бульвары яңарып калдыИбраһимов бульвары яңарып калды
Ибраһимов бульвары яңарып калды
Капиталь ремонт юл өслеген алыштыруны гына түгел, бөтен инфраструктураны яңартуны да күздә тота.

Эшләрне башкару кысаларында иске борт ташлары яңасына алыштырылды, техник полосалар булдырылды. Юл өслеген яңартудан тыш, тышкы электр утларын модернизацияләү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылган. Әйтик, урам-юл челтәре участокларында юл билгеләре пәйда булды, горизонталь тамга салынды. Ноябрьгә кадәр яңа светофор объектлары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, бульварның бөтен дәвамында суүткәргечләрнең, яңгыр канализациясенең, канализациянең тышкы челтәрләренең люклары, элемтә линияләренең кабельләре алыштырылды.

Эшләрне башкарганда җәяүлеләр турында да онытмыйлар. Әйтик, Ибраһимов бульвары буенча сквердагы тротуар тулысынча яңартылган. Проектны гамәлгә ашырганда Һәркемгә уңайлы мохиткә зур игътибар бирелә. Анда инвалидлар, коляскалы әниләр, йөкле хатын-кызлар һәм картлар курыкмыйча йөри алалар.

- Уфа - гадәттәгечә, Башкортстан Республикасында шушы гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп кенә капитал кертелә торган объектлар гамәлгә ашырыла, - ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Төзелгән муниципаль контракт кысаларында проектны тормышка ашыру башта ике елга каралган. Аерым алганда, подрядчы оешма төзелеш-монтаж эшләренә 2021 елның башында кереште, һәм аларны 2022 елның дүртенче кварталында тәмамларга уйлый.

Быел Уфада әлеге проект кысаларында барлыгы 23,2 км юл норматив хәлгә китереләчәк. Ремонтланган участокларда 12,6 мең кв. метр мәйданда тамга төшереләчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас