+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Аскында "Сәламәтлек клубы" төзелде

Аскын районында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган һәм тормышка ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында "Сәламәтлек клубы" оештырылды.

Аскында "Сәламәтлек клубы" төзелдеАскында "Сәламәтлек клубы" төзелде
Аскында "Сәламәтлек клубы" төзелде

Клубның төп максаты - республика районнарында яшәүчеләрнең, барыннан да элек, 13-17 яшьлек кызларның һәм алар тәрбияләнгән гаилә әгъзаларының сәламәтлеген саклау культурасын арттырудан, үз сәламәтлекләренә карата аңлы мөнәсәбәт булдырудан, аның максималь югары дәрәҗәсен саклап калудан гыйбарәт.

Утырыш барышында хакимият әгъзалары чаралар планы турында фикер алышты. Ел ахырына кадәр табиблар белән эшләү, белгечләр белән әңгәмәләр һәм спорт ярышлары уздыру планлаштырыла. Шулай ук утырышта сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысулларына өйрәтүче 10 ирекле волонтер билгеләнде. Аннары алар проект чараларын оештыруда актив катнашачак.

“Демография” гомумдәүләт проектының төп максатлары арасында - балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт тормышның дәвамлылыгын арттыру, хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның үлемен киметү, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә мотивация.

Русия Президенты Владимир Путин башланычлары белән гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас