+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда үзмәшгульләргә 1 процентлы кредит тәкъдим иттеләр

Ташламалы кредитны шәхси хуҗалык алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче гражданнар алырга мөмкин.

Башкортстанда үзмәшгульләргә 1 процентлы кредит тәкъдим иттеләр
Башкортстанда үзмәшгульләргә 1 процентлы кредит тәкъдим иттеләр

Ярдәм кыска сроклы займнарга да, унике елга кадәр инвесткредитларга да кагыла. Ташламалы кредит ставкасы еллык 1 проценттан 5 процентка кадәр тәшкил итәчәк.

Документ авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүнең башка чараларын да раслады. Мәсәлән, 12дән 15 елга кадәр яңа теплица комплекслары төзү өчен ташламалы инвесткредитны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге каралган.

Республикада хәзерге вакытта 109,8 мең үзмәшгуль теркәлгән.

Ташламалы кредитлар бирү “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында каралган. Илебез Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проект малтабарларга һәм үз-үзләренә эшләүчеләргә һәрьяклап ярдәм итүне күздә тота, шул исәптән бизнес алып бару өчен максималь уңайлы шартлар булдыру юлы белән дә.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: