Гомумдәүләт проектның өстенлекле максаты - сакчыл җитештерү культурасын гамәлгә кертүдән гыйбарәт. Ул җитештерү һәм ярдәмче процессларны оптимальләштерү буенча предприятиеләргә эксперт ярдәме күрсәтү юлы белән гамәлгә ашырыла. Оешмаларда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре экспертлары, шулай ук җәлеп ителгән консультантлар максатлы ярдәм күрсәтәләр.
- Бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына икътисадның төп чимал булмаган тармакларының 140 предприятиесе җәлеп ителгән. Бу сан агымдагы елга планны өчтән бер өлешкә диярлек узып китә. 2485 хезмәткәр сакчыл җитештерү нигезләренә, максатлар декомпозициясенә һәм җитештерү процессларын оптимальләштерүгә өйрәтелде. Шул исәптән 1690 хезмәткәр РЦК экспертлары тарафыннан укытылган. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан шулай ук билгеләнгән күрсәткечләрне арттырып үтәп бара, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Башкортстан гомумдәүләт проекты буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керә. Күп кенә эш бирүчеләр гомумдәүләт проектында катнашудан, үз хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртудан алып җитештерү һәм офис процессларын оптимальләштерүгә кадәр реаль нәтиҗәне күрәләр.
Фото: srk.nationalpriority.ru