+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

21нче дәваханәгә яңа томограф кайтарылды

Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә яңа компьютер томографы кайтарылды. Бу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» программасын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды.  

21нче дәваханәгә яңа томограф кайтарылды
21нче дәваханәгә яңа томограф кайтарылды

Яңа җиһазны урнаштыру кан тамырлары үзәген проектлаганда планлаштырылган иде.

— Яңа җиһаз, сурәтләрнең диагностик сыйфатын саклап, радиация дозасын максималь киметергә, шулай ук сулыш юллары җитешсезлеге, сулыш кысылуы һәм авырту синдромы булган пациентларны тикшерү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, сурәтләрнең сыйфатын югарырак дәрәҗәдә алабыз, - дип билгели нурланыш диагностикасы бүлеге Гөлнара Садыйкова.

Яңа томограф шактый куәтлерәк һәм тизрәк эшли. Аңа тикшеренү программалары алдан ук кертелгән, аларны һәрвакыт көйләргә кирәк түгел. Моннан тыш, аппарат белән дистанцион рәвештә идарә итү мөмкинлеге бар.

Табиблар яңа томографның чыннан да универсаль җиһаз булуын билгели, ул иң киң тикшеренүләр ясаганда табибларга диагностик ышаныч бирәчәк.

Фото: https://bash.news/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: