+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бизнесны ничек алып барырга?

Быел 200дән артык эшкуар «Корпорация МСП» программалары буенча укулар узды

Бизнесны ничек алып барырга?
Бизнесны ничек алып барырга?


Быел 9 айда Башкортстанның 200дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле «Корпорация МСП» программалары буенча укулар узды. Программалар компанияләр үсеше өчен профессиональ белемнәр алырга һәм тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Укыту вакытында экспертлар аларны үз бизнес-процессларын ничек үзгәртергә, клиентлар базасын киңәйтергә, керемнәрне арттырырга өйрәтә.

Төбәктә белем бирү программалары ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан үткәрелә. Күп еллар дәвамында Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы проектның партнеры булып тора.

Быел яңа икътисади шартлар уңаеннан, «Эшкуар Abook» һәм «Эшкуарлык мәктәбе» белем бирү программалары экспертлар тарафыннан эшләнеп бетте. Алар август-сентябрь айларында үтте. Проектта катнашучылар бизнес-тренерлар белән берлектә үз эшләрен башлап җибәрү, яки аны үстерү буенча юл картасын эшләделәр. Тренинглар декабрь ахырына кадәр планлаштырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: