

Районда 73 торак пунктка 5 авыл табиблык амбулаториясе һәм 35 ФАП эшли.
Кашкакта бина каркасын тергезгәннәр инде. Якын арада төзүчеләр түбә ябу эшләренә керешәчәк һәм сандвич-панельләрдән диварлар корачак. Кашкак ФАПы 371 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән 55 балага.
Беләш авылында фундамент каркасы монтажланган, шушы көннәрдә бинаның үзен төзи башлаячаклар. Беләш ФАПы, үз чиратында, 450 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 62се — бала.
Төзелеш эшләре октябрь уртасына кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла, ә медицина эшчәнлеген башкаруга лицензияләр агымдагы ел ахырына кадәр алыначак.
Фото: api.bashinform.ru