Дәүләкән районында «М-5 «Урал» трассасының Чишмә - Аксен - Кыргыз-Миякә юлының ике участогы төзекләндерелде, "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында гомум озынлыгы 14 километрлы объектта эшләр башкарылды.
Участокларда тигезләү катламы һәм каплау җайланмасы эшләнде. Шулай ук юл буйлары ныгытылды, юл тамгасы салынды.
— Быел төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 384 километрлы участокны һәм 455 метр озынлыктагы 9 күперне ремонтлау планлаштырыла, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Киләсе елда Дәүләкән районында шул ук юлның 4 километр озынлыктагы тагын бер участогын ремонтлау планлаштырыла.