+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстаннан 40 предприятие вәкиле Төркиягә бизнес-миссия белән барачак

Агымдагы елның 4-5 октябрендә 27 экспортер, шулай ук 13 импортчы һәм иҗтимагый оешма вәкиле Төркия Республикасына бизнес-миссиядә катнашачак. Бу хакта 27 сентябрьдә «Төркия - яңа географик хикәя» темасына эшлекле онлайн-очрашу барышында билгеле булды.

Башкортстаннан 40 предприятие вәкиле Төркиягә бизнес-миссия белән барачак
Башкортстаннан 40 предприятие вәкиле Төркиягә бизнес-миссия белән барачак
- Республикада экспортерлар һәм экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен инфраструктур ярдәм төзелгән. Төп ярдәм институты булып Башкортстан Экспортка ярдәм итү үзәге тора. Төркия Республикасы турында сөйләгәндә, Башкортстан вәкиленең бу чит илдәге эшен билгеләп үтәргә кирәк. Аның төп бурычы - Башкортстан һәм Төркия предприятиеләре арасында кооперация элемтәләрен җайга салу. Хәзерге чынбарлыкта импорт мәсьәләләренең кискен торуын күрәбез. Һичшиксез, бу юнәлешне игътибарсыз калдырмыйбыз, - дип билгеләп үтте Башкортстанның тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Онлайн-очрашу кысаларында чакырылган экспертлар Төркия Республикасы белән эшләү, Төркия партнерлары белән экспорт контракты төзү, булган логистик карарлар һәм валюта операцияләре турында сөйләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу очрашу "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешү өчен дә оештырыла.

Чара ахырында анда катнашучылар алда торган бизнес-миссиянең актуаль мәсьәләләре, чит илдә партнерлар эзләү һәм аларны сайлап алу буенча юл картасы турында фикер алышты, шулай ук потенциаль чит ил клиентлары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карады.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: