Бу чара Владимир Путин гамәлгә куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узды.
Чыгыш Русиянең халык артисты Игорь Тонин җитәкчелегендәге «Метелица» урыс халык уен кораллары дәүләт оркестры чакыруы буенча узды.
Рамил Гайзуллин капелла сәхнәсендә курай өчен башкорт авторларының оркестрлы әсәрләрен, аннары Ләйсән Золотарева белән дуэт башкарды. Концертның яшь катнашучысы, думбырада һәм варгандада уйнап, башкорт телендә җырлады.
Русиянең халык музыкасына багышланган чараларда даими чыгыш ясаучы Рамил Гайзуллин билгеләп үткәнчә, аларның Ләйсән белән башкарган номеры тамашачыга тәэсир иткән, һәм алар Башкортстанны Санкт-Петербург капелласындагы күренекле сәхнәдә лаеклы тәкъдим итә алган.
Фото: culture.bashkortostan.ru