Акция барышында табиблар консультацияләр үткәрәчәк, артериаль басымны үлчәргә өйрәтәчәк, катнашучыларга йөрәк авыруларын профилактикалау буенча киңәшләр бирәчәк. Әлеге чара Владимир Путин гамәлгә куйган "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Акцияне республикада оештыручылар - Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Башкортстанда «Волонтер-медиклар» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте.
Берничә ел рәттән «Йөрәгегезне саклагыз!" акциясе кысаларында табиблар үз-үзеңне ничек кайгыртырга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан сакланырга кирәклеге турында сөйли. Быел акциянең темасы - халык арасында кан басымы дәрәҗәсе күрсәткечләрен контрольдә тоту.
Фото: Башинформ