+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфага бушлай сәяхәт белән кил, пенсионер!

"Демография" гомумдәүләт проекты һәм "Башкортстанда озын гомер" проекты кысаларында Нуриман районыннан өлкән яшьтәгеләрдән бер төркем республикабыз башкаласы Уфада экскурсиядә булды.

Уфага бушлай сәяхәт белән кил, пенсионер!
Уфага бушлай сәяхәт белән кил, пенсионер!

Экскурсия Красная Горка авылында район хакимияте бинасы янында башланды, аннан ике уңайлы микроавтобус шәһәргә юлланды.

Сәфәр кысаларында пенсионерлар республика Милли музеенда, лимонарийда булды, шулай ук шәһәрнең тарихи үзәге буйлап тәҗрибәле экскурсовод белән ике катлы автобуста йөрде.

Юл һәм экскурсия бушлай булды, бары тик "Урал Тау" ресторанында узган төшке ашка 380 сум түләргә кирәк иде. Экскурсиядә катнашучылар оештыручыларга рәхмәт әйтте һәм бик озак хәтердә калырлык тәэссоратлар белән өйләренә кайтып китте.

Исегезгә төшерәбез, проектның төп максаты - Башкортстан Республикасы буенча туризмнан өлкән буын файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, республиканың табигый объектлары белән танышу, сәламәт гомер озынлыгын арттыру. Проект программасы республика территориясендә урнашкан туристик локацияләр, шул исәптән музейлар, дини объектлар буенча бер-ике көнлек сәфәрләрне күздә тота.

 

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: