+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстан басуларыннан мул уңыш җыелды

"Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы 5 миллион тоннага җитте. Бу - 1980 еллардан бирле беренче тапкыр", - дип белдерде телеграм-каналда республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Башкортстан басуларыннан мул уңыш җыелдыБашкортстан басуларыннан мул уңыш җыелды
Башкортстан басуларыннан мул уңыш җыелды
"Бу чикне без тарихта дүртенче тапкыр узабыз. 1983 елда - 5 миллион тонна, 1985 елда – 5,2 миллион, 1986 елда 5,9 миллион тонна алганнар, - дип ассызыклый республика Башлыгы. - Әлбәттә, мондый югары нәтиҗәләргә ирешүдә безгә һава торышы ярдәм итте - җәйнең беренче яртысы бөртекле һәм кузаклы үсемлекләр өчен бик уңайлы булды.
Ләкин алай гына түгел. Соңгы елларда без үзебезнең авыл хуҗалыгына бик актив өлеш керттек. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү өстендә эшләдек, өч ел эчендә безнең аграрийларга 5 миллиард сумга якын субсидия бирелде.
Без, шулай ук, элита орлык материалына һәм минераль ашламалар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләүне дәвам итәбез. Барыннан да элек, иртәдән төнгә кадәр басуларда эшләүче хезмәтчәннәребезгә рәхмәт белдерәм".

Төбәк Башлыгы, Башкортстан аграрийларына 6 миллион тонна ашлык күрсәткече дә буйсыныр, дип ышана, «моңа омтылачакбыз», - ди.

Моннан тыш, республикада элеваторлар, складлар, ындыр табаклары мәйданнарын арттыру буенча эш көчәйтеләчәк. Ашлык эшкәртүне активрак үстерү мөһим. Бу эшләр илебез Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумләүләт проекты кысаларында да узачак.

Фото: arknovosti.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас