— Без «Киномалышок» балалар киносы секциясендә катнаштык, - дип сөйләгән «Башинформ»га Айнур Әскаров. - Безнең фильм алты торак пунктта: Крымск, Абинск, Анапада һәм башкаларда күрсәтелде. Барлык тамашаларга да үзем бардым, безне бик әйбәт каршы алдылар. Бөтен җирдә балалар заллары тулы иде, бу фестиваль өчен бик шәп. Жюри эшендә балалар катнашты, һәр шәһәрнең үзенеке.
Бу - бик зур, кызыклы фестиваль. Кызыксыну шундый ки, бу тамашаларның һәм киноларның күрсәтелүе күп булуында һәм фестивальнең географиясе киңлегендә чагыла. Бик матур тәэссоратлар калды, - ди Айнур Әскаров.
«Таганок отряды» ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында төшерелгән иде.
Фото: fast.vk.com