

Сакчыл хезмәт ысуллар кертү өчен анда пилот проекты буларак долото җитештерү процессын сайлаганнар иде. Проектта катнашкан ярты ел эчендә завод эшчеләре хезмәт җитештерүчәнлеген 18 процентка кадәр арттыра алды, бу инструмент җитештерү процессының вакытын кыскарту һәм тәмамланмаган продукция күләмен 80 процентка кадәр киметү, шулай ук дистанцияне һәм транспортлау вакытын кыскарту мөмкинлеге бирде.
- Пилот проектын гамәлгә ашырудан көтелгән икътисади нәтиҗә якынча 11 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу - яхшы нәтиҗә, чөнки вакытны оптимальләштерү буенча эшләнмәләрне җитештерүнең башка участокларында да кулланырга мөмкин булачак. Бу, ахыр чиктә, предприятиенең гомум табышын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте