+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Онкодиспансерга яңа мониторлар кайтты

Республика клиник онкология диспансерында караватлар янына куя торган яңа мониторлар барлыкка килде. Алар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә кайтарылды.  

Онкодиспансерга яңа мониторлар кайттыОнкодиспансерга яңа мониторлар кайтты
Онкодиспансерга яңа мониторлар кайтты

Пациент мониторлары — пациентның хәл-торышын характерлаучы бер яки берничә параметрны озак вакытлы контроль функциясен тормышка ашыручы җайланмалар.
- Алынган мониторларның Гарвард мониторинг стандартына туры килә торган барлык каналлары бар, - дип ассызыклый онкодиспансерның баш табибы Адель Измайлов.
Үзәк станция ярдәмендә берничә карават мониторын берләштереп, пациентларның торышын контрольдә тоту мөмкинлеге тормышка ашырыла.
Мониторинг системасы һәр тоташтырылган приборны автоматик рәвештә ачыклауны һәм үзәк пост компьютерында теркәлгән барлык параметрлар турында агымдагы тулы мәгълүматны чыгаруны тәэмин итә.
Яңа мониторлар пациент хәвефсезлеген югары дәрәҗәгә чыгара.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас