

Проект поликлиникаларның эшен оптимальләштерүгә һәм медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын арттыруга юнәлтелгән.
- Безнең балалар поликлиникасы проектта баштан ук катнаша, бу вакыт эчендә кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары уңайлылыгы өчен төрле җитешсезлекләрне бетерүгә зур юл эшләнде, - ди Уфаның 3нче балалар поликлиникасының баш табиб Дилара Шаһиева.
Ул сәламәтлек саклауда сакчыл җитештерү принципларына поликлиниканың 50дән артык хезмәткәре өйрәтелгәнен билгели.
"Яңа поликлиника" критерийларына түбәндәге күрсәткечләр керә:
- 3 тапкыр балаларны профилактик тикшерүне оештыру. Поликлиникада сәламәт бала көннәре оештырылган. Бу көнне бер балага физик тикшерү оештыру 2 сәгать эчендә тәмамланырга мөмкин.
- Уңайлы көтү зоналарын булдыру. Поликлиника бүлекчәләрендә көтү зоналары җиһазландырылган, аларда балалар рәсем ясый, мультфильмнар карый, су эчә ала, ә әниләр балаларны уңайлы шартларда карый ала.
- Навигация системасын оештыру. Барлык бүлекләрдә дә кирәкле мәгълүматлар: законнар, дәүләт гарантияләре программасы, чираттан тыш кабул итүгә хокуклар һәм башкалар турында мәгълүмат стендлары урнаштырылган.
- Табибка язылу һәм нәкъ язылган вакытта кабул ителү критерийларына ирешү өчен зур эш башкарылган, моның өчен ашыгыч күрсәтмәләр буенча балаларны кабул итү өчен аерым кабинетлар булдырылган.