Мондый инструментларны һәм белемнәрне предприятие Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты катнашучысы булу аркасында алачак.
Тиешле килешүгә республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов йөзендә төбәк Хөкүмәте белән ике арада кул куелды. Заводта предприятие җитәкчелеге белән старт киңәшмәсе үткәрелде дә инде.
- Старт киңәшмәсендә катнашу - җитештерүне оештыру һәм идарә итүдә сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә нинди нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген күрү мөмкинлеге ул. Моннан тыш, мондый очрашу предприятиенең җитештерү системасын төзүдә гамәли тәҗрибәне ачыкларга мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Рөстәм Моратов.
Фото: srk.nationalpriority.ru