

Учреждение Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңартылды. Вакыйга Ибрай авылы халкы өчен Республика көне уңаеннан чын бүләк булды.
Авыл халкын әһәмиятле вакыйга белән Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко, авыл биләмәсе башлыгы Юрик Муликов һәм башкалар котлады.
Капиталь ремонт кысаларында бинаның фасады яңартылды, янәшәсендәге территория төзекләндерелде, түбәсе, тәрәзә һәм ишек уемнары, инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, санузеллар җиһазландырылды, электр монтажы һәм яктырту эшләре башкарылды, эчке бүлмәләргә комплекслы ремонт ясалды, шул исәптән тамашачылар залына да.
Фото: srk.nationalpriority.ru