+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Эшкуарлар бизнесын санлаштыра алачак

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы  «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты ярдәме белән Башкортстанда производствоны санлаштыру мөмкинлеге  туды.

Эшкуарлар бизнесын санлаштыра алачакЭшкуарлар бизнесын санлаштыра алачак
Эшкуарлар бизнесын санлаштыра алачак
Бу атнада Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кушуы буенча илдә эффективность.рф ресурсы эшләтеп җибәрелде.

Әлеге платформа кыйммәт торган белгечләрне эшкә алмыйча һәм үз исәпләү куәтләрен булдырып, бизнеска предприятиене санлаштыра башларга ярдәм итәчәк. Бу гадәти процессларны автоматлаштырырга, җитештерү контролен һәм компаниянең тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру инде күптәннән үзен яхшы яктан күрсәтте. Яңа санлы платформа барлыкка килү Башкортстан предприятиелеренә санлы мохиттә эшли башларга һәм үз производствосын үстерү өчен өстәмә инструментлар алырга момкинлек бирә, – диде республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Бу сайтта предприятиегә бушлай диагностикалау үткәрелергә мөмкин. Бу тармактагы көндәшләре арасында компаниянең санлы җитлеккәнлек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты критерийлары буенча туры килгән предприятиеләр санлы чишелешләр платформасыннан файдалана ала. Болар- сәүдә, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм эшкәртү сәнәгате тармакларыннан 400 млн. сумнан артык әйләнешле компанияләр. Чит ил катнашу өлеше 50 проценттан артмаска тиеш.

2024 ел ахырына якынча 4000 компания платформадан файдалана башлаячак. эффективность.рф севисларыннан 250дән артык оешма файдаланган да инде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас