Төзекләндерү Үзәк район китапханәсе һәм Балалар сәнгать мәктәбе территорияләрен үз эченә ала.
Шәһәрдә яшәүчеләр инде бүген үк төзекләндерелүче объектларның тышкы кыяфәте үзгәрүен бәяли ала. Әйтик, китапханәнең төп керү һәм җәяүлеләр зоналарына брусчатка тезелгән, янәшәдә күпфункцияле павильон барлыкка килгән. Аның металл каркастан ясалган конструкциясе агач такталар белән бизәлгән. Аның эчендә буккроссинг киштәсе, кечкенә сәхнә бар. Павильон каршындагы мәйданда мобиль җиһазлар урнаштырылган. Китапханәнең уңайлы ишегалдына Ломоносов урамы ягыннан өстәмә керү юлы булдырылды. Болар барысы да халыкта канәгатьлек хисе тудырды.
Сәнгать мәктәбе янындагы скверда да шактый эшләр башкарылган: мәйданчык чистартылган, юллар формалаштырылган, ком-таш җәелгән, бордюрлар урнаштырылган. Подрядчы агачтан юллар ясый. Сквер территориясен алга таба скульптуралар, композицияләр һәм төрле кече архитектура формалары бизәячәк. Проектчылар уйлаганча, Балалар сәнгать мәктәбенең пленэр зонасы укучылар өчен генә түгел, ә җәяү йөрергә яратучылар өчен дә уңайлы мәйданчык булачак.
фото: башньюс