+22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Айрат Рәхмәтуллин Бөре поликлиникасында булды

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүдәт проекты буенча республикада бик күп яңа медицина учреждениеләре ачылды һәм бу эш дәвам итә. Күптән түгел Бөре үзәк район дәваханәсендә яңа поликлиника бинасы файдалануга тапшырылды. 7 октябрьдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин эш сәфәре белән Бөредә булды, яңа поликлиника эшчәнлеге белән танышты.  

Айрат Рәхмәтуллин Бөре поликлиникасында булдыАйрат Рәхмәтуллин Бөре поликлиникасында булды
Айрат Рәхмәтуллин Бөре поликлиникасында булды

Ул поликлиниканың матди-техник җиһазланышын карады, маршрутлаштыруны тикшерде, персонал белән аралашты һәм актуаль сорауларга җавап бирде.
Конференц-залда район хакимияте, капиталь төзелеш идарәсе һәм медицина коллективы вәкилләре катнашлыгында узган тантаналы чарада төзүчеләр вәкиле яңа бинаның символик ачкычларын тапшырды.
Чара барышында Айрат Рәхмәтуллин атказанган медицина хезмәткәрләренә, төзүче һәм капиталь төзелеш идарәсе вәкилләренә Русия һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталарын тапшырды.
Хәзер Бөре поликлиникасының яңа бинасында өлкәннәр өчен дә, балалар бүлеге өчен дә урын җитәрлек. Ә сменада пациентлар саны 600 кешегә кадәр арткан. Бина дүрт катлы, ике аерым керү урыны – өлкәннәр һәм балалар бүлегенә, уңайлы лифтлар, мөмкинлеге чикле гражданнар өчен уңайлы мохит. Гомум мәйданы якынча 8000 квадрат метр. Бинада лаборатория-диагностика комплексы, хирургия, рентгенология һәм эндоскопия бүлекләре, процедура кабинетлары урнашкан.
Республиканың максатлы инвестицион программасы буенча поликлиника төзелешенә 800 миллион сумга якын акча тотылган. Башкортстан Хөкүмәте боерыгы белән тагын 86 миллион сум җиһазлар һәм мебель алуга юнәлтелгән. Бу пациентлар өчен генә түгел, табиблар өчен дә уңайлы. Кабинетлар зурайган, хәзер алар барысына да җитә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас