+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан сөте Кытайга китте

Мәләвез районы сөт-консерв комбинаты үз продукциясен Кытайга экспортлый, дип хәбәр итә “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Башкортстан сөте Кытайга киттеБашкортстан сөте Кытайга китте
Башкортстан сөте Кытайга китте

Кытай кулланучылары безнең республика продукциясенең сыйфатын югары бәяләгән.
Мәләвез районыннан эшкәртү предприятиесе Кытай Халык Республикасына майлылыгы 26 процент булган, 0,45 килограмм авырлыктагы банкаларга тутырылган коры сөт партиясен төяп җибәргән.
Әзер продукция партиясенең гомум авырлыгы 19 мең 343 кг тәшкил иткән.
Ел башыннан Башкортстан предприятиесе Кытай Халык Республикасына барлыгы 27 мең 983 килограмм коры сөт экспортланган.
Билгеле булуынча, илдә Президент Владимир Путин тәкъдим иткән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Русия авылы продукциясен сату елына 45 миллиард долларга җитәргә тиеш.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас