+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тиздән яңа тау чаңгысы курортында җилдерәчәкбез

Яңа тау чаңгысы курорты Башкортстанның Миякә районында төзеләчәк, бу республикада мондый дәрәҗәдәге 15нче объект булачак.

Тиздән яңа тау чаңгысы курортында җилдерәчәкбезТиздән яңа тау чаңгысы курортында җилдерәчәкбез
Тиздән яңа тау чаңгысы курортында җилдерәчәкбез

Хәзерге вакытта республикада төрле катлаулылыктагы һәм озынлыктагы 75 трассалы 14 тау чаңгысы үзәге эшли, шуларның берничәсе классификацияләнде һәм туристлык объектларының федераль исемлегенә кертелде.

Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы проектка 2021 елдан консультация ярдәме күрсәтә. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» һәм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектлары кысаларында бирелгән.

- Башкортстанда тау чаңгысы туризмы туристлык хезмәтләре базарында аерым урын били һәм төбәкнең географик үзенчәлекләре аркасында тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мәсәлән, Яңа ел каникуллары нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 1-9 гыйнварында республиканың тау чаңгысы үзәкләре 95 меңгә якын турист кабул иткән, - дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Яңа проектка инвестицияләрнең гомум күләме якынча 140 миллион сум тәшкил итәчәк. 1нче этапны гамәлгә ашыру чорына (2022-23 еллар) 55,43 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Инвестпроект ярдәмендә 35 яңа эш урыны булдырылачак. Август аенда "Альтаир" компаниясе проекты Башкортстанның өстенлекле инвестицион проекты статусын алды.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас