+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа салынган юлны кем яратмас?!

Уфада «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында 2022 елда планлаштырылган эшләрнең 98 проценты башкарылган.

Яңа салынган юлны кем яратмас?!Яңа салынган юлны кем яратмас?!
Яңа салынган юлны кем яратмас?!

Өч объектта яктыртуны модернизацияләү, билгеләр кую һәм яңа разметка сузу калды. Юл-төзелеш сезоны ахырына 23 километр озынлыктагы 17 урам-юл челтәре участогы норматив хәлгә китереләчәк.

- Уфа - гадәттәгечә Башкортстан Республикасында «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп кенә капитал салына торган объектлар сафка баса, - ди Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

10 объектта эшләр вакытыннан алда тәмамланган: Завод, Кәрим Хәкимов, Кемерово, Менделеев, Сәлам, Суворов, Чакмагыш урамнары, Салават Юлаев проспекты, Авыл кичүе. 14 ремонтланган участокта 12,6 мең квадрат метр мәйданда тамга куелган. Аерым алганда, һәр объектта яраксызлыкка килгән тротуарлар яңартылды, ә алар булмаган урыннарда яңалары урнаштырылды.

Уфа халкы башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләргә өлгерде инде. Әйтик, «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты буенча ремонтланган Ибраһимов бульварында. Монда сквер янында тротуар яңартылды. Тротуарның киңлеге урыны белән 3-4 метр тәшкил итә. Моннан тыш, «Яшел Башкортстан» экологик акциясе һәм капремонт кысаларында монда агачлар утыртылды.

Калган өч объектта эшләр бүгенгә 98 процентка үтәлгән, алар контрактлар белән билгеләнгән вакытта файдалануга тапшырылачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас