

Узган ялларда Дүртөйле районы укучылары ике көнгә туристларга әверелде. Аларның Нефтекама шәһәренә сәфәре "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Сәфәр барышында укучылар Нефтекаманың тарих-туган якны өйрәнү музеенда һәм шәһәр эчендә оештырылган экскурсиядә булды. Шулай ук Нефтекаманың истәлекле урыннарын, арт-объектларын карады, "сәламәтлек сукмагында" йөрде.
Укучыларның сүзләренә караганда, сәфәрдәге вакыт сизелмичә үтте. Арыган, ләкин канәгать калган балалар кире Дүртөйле районына кайтты.
Фото: bash.news