- Хәзер юл эшләрен башкаруның актив чоры. Төп эшләр 3нче квартал ахырында 4нче квартал башында тапшырылачак. Бүгенге көндә, касса үтәлеше турында сөйләсәк, Башкортстан Республикасында гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән акчаларның 78 проценттан артыграгы үзләштерелгән, - дип билгеләп үтте транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.
2022 елда Башкортстанда гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 200 километрдан артык автомобиль юлы һәм 455 метрлы 9 күпер норматив хәлгә китерелә.
Федераль бюджеттан Башкортстан Республикасы бюджетына юл төзелешенә бүлеп бирелгән акчаның гомум күләме 2022 елда 6,2 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Шулардан "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга - 3,6 миллиард сумнан артык.
Фото: pravitelstvorb.ru