Чараның төп максаты - хезмәткәрләрне системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. "Хезмәткә һәм оборонага әзер" фестивален оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте һәм Спорт министрлыгы.
Нуриман районы хакимияте командасы фестивальдә уңышлы чыгыш ясады. Команда составына район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Хәлил Абдуллин, архитектура бүлеге башлыгы Александр Иплаев, яшьләр эшләре, спорт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Марсель Рәхмәтуллин, финанс идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Юферова, сатып алулар буенча баш белгече Лиана Ситдыйкова һәм Иске Бәдәй авыл Советының эшләр идарәчесе Олеся Абсадыйкова керде.
Фото:contenta.info