+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда «Ел эшкуары - 2022» конкурсы старт ала

Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында «Ел эшкуары - 2022» республика конкурсы старт ала.

Башкортстанда «Ел эшкуары - 2022» конкурсы старт алаБашкортстанда «Ел эшкуары - 2022» конкурсы старт ала
Башкортстанда «Ел эшкуары - 2022» конкурсы старт ала
Ярыш иң яхшы эшкуарлык практикаларын һәм казанышларын популярлаштыруга, Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән кече һәм урта эшкуарлыкның иң уңышлы субъектларын ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.

- Конкурс Башкортстанда 2005 елдан бирле уздырыла, һәм шул вакыт эчендә төбәкнең эшлекле тормышында мөһим вакыйга булды. Бүген «Ел эшкуары» - эшкуарларның ярышы гына түгел, бизнесның уңышлы вәкилләрен берләштергән һәм аларга тәҗрибә уртаклашырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә мөмкинлек биргән мәйданчык та. Хәзер, гади булмаган икътисади шартларда, бу бигрәк тә мөһим, - дип билгеләде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Конкурс 12 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр ике этапта уздырыла: сайлап алу (муниципаль) һәм йомгаклау (республика).

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас