+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Көмеш" туристлар республиканы гизә

"Демография" гомумдәүләт проекты һәм "Башкортстанда озын гомер" проекты кысаларында Дәүләкән районыннан өлкән яшьтәгеләрдән бер төркем республикабыз башкаласы Уфада экскурсиядә булды.

"Көмеш" туристлар республиканы гизә"Көмеш" туристлар республиканы гизә
"Көмеш" туристлар республиканы гизә

Әлеге проектның төп максаты - Башкортстан Республикасы буенча туризмнан өлкән буын файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, республиканың табигый объектлары белән танышу, сәламәт гомер озынлыгын арттыру. Проект программасы республика территориясендә урнашкан туристик локацияләр, шул исәптән музейлар, дини объектлар буенча бер-ике көнлек сәфәрләрне күздә тота.

Дәүләкән районыннан килгән туристлар Дуслык монументын карады. Аннан соң шәһәрнең тарихи үзәгендә - Сергей Аксаков исемендәге бакча аллеясендә, Салават Юлаев бакчасындагы асылмалы күперләрдә булды. Театр скверында “Җиде кыз” фонтанын күреп хозурланды. Сәяхәтнең кульминацион ноктасы- Хаким мәчетенә керү булгандыр. Әлеге мәдәни мирас объектының тарихы 1904 елдан башлана. Гид әлеге мәчетнең ничә реконстуркция үткәргәнен һәм аның диварлары нинди вакыйгаларга шаһит булуын бәян итте.

Сәяхәтчеләр Шәйморатов һәйкәлен карады, Уфада лимонарийда булып, зур канәгатьлек алып кайтып китте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас