+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тугач та - дәүләт ярдәме

2022 елның беренче яртысында республикада педиатрия профиле буенча 17 лицензия рәсмиләштерелде.

Тугач та - дәүләт ярдәмеТугач та - дәүләт ярдәме
Тугач та - дәүләт ярдәме

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы, тармак алдында торган хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләрен киметү, шулай ук яман шешләрдән үлем күрсәткечләрен (100 мең кешегә 185 авыру очрагына кадәр) киметү, сабыйлар үлемен кыскарту (бер мең яңа туган сабыйга 4,5 промиллегә кадәр) һәм һәр кешегә башлангыч медицина ярдамен куллану мөмкинлекләрен арттыру бурычларын тормышка ашырырга кирәк.

"Республиканың Бердәм лицензияләр реестрында 459 медицина оешмасы теркәлгән. Аларның 164е - дәүләт, җидесе – федераль, 18е - шәхси милек формасына, 101е башка медицина оешмаларына карый", – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензия бүлеге начальнигы Эльвира Тәхәветдинова. Аның әйтүенчә, педиатрия бала организмының анатомиясен, физиологиясен өйрәнә, балалар чирләре һәм төрле яшьтәге балаларны дәвалау белән шөгыльләнә.

Быел педиатрия буенча лицензия алган бөтен медицина оешмалары башлангыч медицина-санитар ярдәм күрсәтә. Министрлыкның лицензия бүлеге медицина оешмаларына лицензия алуда төрле яктан булыша. Бу максатта "кайнар линия" оештырылган, телефон аша консультация һәм методик ярдәм алырга мөмкин. Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген тормышка ашыруга беренче тапкыр лицензияне рәсмиләштерү вакыты 15 көнгә кадәр кыскартылды. Ә яңадан рәсмиләштерү өчен ун көн вакыт кирәк.

Инновацияле медицина технологияләрен, шул исәптән пациентның сәламәтлегенә иртә диагностика һәм дистанцияда мониторинг системасын кертү, тармакта бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә медицина оешмаларының үзара бердәм эшмәкәрлеге механизмнарын булдыру – көнүзәк бурычлар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас