+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Безнең укытучылар сынатмый!

Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжы укытучысы “Тәҗрибәлеләр осталыгы" V Милли чемпионаты финалында призер булды.

Безнең укытучылар сынатмый!Безнең укытучылар сынатмый!
Безнең укытучылар сынатмый!
12-14 октябрьдә 50 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр өчен "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында “Тәҗрибәлеләр осталыгы” V Милли чемпионаты финалы узды. Бәйге Новосибирск шәһәрендә дистанцион форматта оештырылды. Башкортстан Республикасын "Мода технологиясе" компетенциясендә «Тәҗрибәлеләр осталыгы» IV төбәк чемпионаты җиңүчесе, Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжы укытучысы Гүзәл Сәлимова тәкъдим итте.

Чемпионатта Русиянең төрле төбәкләреннән: Хабаровск краеннан алып, Мәскәүгә кадәр барлыгы йөзләрчә конкурсант катнашты. Эшне сертификатлы экспертлар бәяләде. Конкурс биреме кысаларында катнашучыларга 8 сәгать эчендә өч модуль башкарырга кирәк иде: куртка-ветровканың техник рәсеме, конструкция төзү, лекало модельләштерү һәм рәсмиләштерү, макет ясау.

“Тәҗрибәлеләр осталыгы” V Милли чемпионаты нәтиҗәләре буенча Гүзәл Сәлимова III урынны алды һәм бронза медальгә лаек булды.

 
 
Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас