21нче шәһәр клиник дәваханәсенә яңа, кыйммәтле медицина җиһазлары килде. Бу “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» программасын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды.
Төбәк кан тамырлары үзәгенең нур диагностикасы бүлегендә урнаштырылган SOMATOM go компьютер томография системасы барлык яңа программалар белән җиһазландырылган һәм йөрәк-кан тамырлары, шулай ук нейро-кан тамырлары системасы авыруларына тәүлек буе диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә. Тикшерү уртача 5-10 минут дәвам итә, аның аша тәүлегенә 130 кешегә кадәр үтә.
Төбәк кан тамырлары үзәгенең рентгенохирургия диагностикасы һәм дәвалау ысуллары бүлеге дә игътибарсыз калмады, монда Optima IGS 330 ангиографик рентгеноскопик системасы урнаштырылган.
- Яңа ангиографның күпкырлы булуы аны кан тамырлары өлкәләренең диагностика һәм дәвалау манипуляцияләре өчен кулланырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Ринат Нагаев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Төбәк кан тамырлары үзәгендә 1 миллионга якын кеше исәптә тора.
Фото: contenta.info