+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәчетледә спорт сөючеләр арта

Олы Устьикин авылындагы “Атлант” стадионы территориясендә ГТО мәйданчыгы булдырылды.

Мәчетледә спорт сөючеләр артаМәчетледә спорт сөючеләр арта
Мәчетледә спорт сөючеләр арта
Спорт белән шөгыльләнү өчен яңа урын Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль программасында катнашу нәтиҗәсендә барлыкка килде.

ГТО мәйданчыгында иң элек нигезне төзекләндерделәр, кирәкле спорт җиһазлары урнаштырдылар: тренажерлар һәм швед стенкалары, гимнастика эскәмияләре – барлыгы 26 инвентарь. Биредә шөгыльләнүчеләрнең хәвефсезлеген кайгыртып, аяк астына резина өслек түшәлде.

- Спорт мәйданчыгы Олы Устьикин авылында яшәүчеләргә көч гимнастикасы буенча күнекмәләр үткәрергә, ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнергә һәм гомум физик әзерлек буенча шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә инвентарь белән сакчыл файдалансыннар өчен видеокүзәтү дә урнаштырылган. Тиздән объектны тантаналы ачу була, - ди Мәчетле районы хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча баш белгече Марат Ханнанов.

Тиздән Олы Устьикинда гомумдәүләт проекты буенча тагын бер объект барлыкка киләчәк: “Комета-спорт” мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелә. Бу башлангыч та Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңа парк территориясендә скейт-мәйданчык, тротуарлар, резина өслекле һәм инвентарьлы балалар уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Паркны яктырту, аны спорт һәм башка җиһазлар белән тәэмин итү каралган.

 
Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас