+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Беренче дә булырбыз әле!

Пермьдә “Ел экспортлаучысы” Бөтенрусия премиясенең төбәк этабы финалчыларын бүләкләү тантанасы үтте.

Беренче дә булырбыз әле!Беренче дә булырбыз әле!
Беренче дә булырбыз әле!

Әлеге чара ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомудәүләт проекты кысаларында оештырылган.

Анда Башкортстанның “ИРИДА” компаниясе (“Уфанет” IT-компанияләре төркеменә керә) “Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ел экспортлаучысы” номинациясендә Идел буе федераль округының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында икенче урынга лаек булды.

“Бу бүләк безнең республиканың экспортта тоткан урынын тагын да ныгыта, абруен күтәрә”, – диде Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

“ИРИДА” компаниясе БДБ илләренә, чит дәүләтләргә телеканаллар, телекоммуникация өлкәсе өчен җиһазлар һәм башка товарлар чыгара.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас