

Әлегәчә андый заллар филармонияләрдә генә була иде. Шушы көннәрдә Туймазы дәүләт татар драма театрында виртуаль концерт залы ачылды. Ул Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган.
Тантаналы чарада Башкортстан Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать бүлеге җитәкчесе Зиннур Сөләйманов катнашты.
“Бүген мин республикада сигезенче виртуаль концерт залы ачылу чарасында катнашам. Моңа кадәр әлеге проект, башлыча, филармонияләрдә генә тормышка ашырылды. Театрлар арасында беренчеләрдән булып Туймазы татар театрында виртуаль концерт залы ачылды. Бу - бик шатлыклы һәм мөһим вакыйга. Проект безнең мәдәниятне һәм традицияләрне популярлаштырырга ярдәм итәчәк”, – диде ул.