+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Закон туризм сагында

17-20 октябрьдә Мәскәүнең "Крокус Экспо" күргәзмә үзәгендә "Яңа шартларда – яңа мөмкинлекләр" лозунгы астында Туристлык инфраструктурасын үстерү буенча II Русия төбәкләре форумы уза.

Закон туризм сагындаЗакон туризм сагында
Закон туризм сагында

Чараның төп максаты - «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру, тармакның инфраструктур проектларын үстерү һәм инвесторлар өчен мөмкинлекләр мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Ринат Фәтхуллин "Турбизнеста инвестицияләр өчен норматив-хокукый нигезләр: камиллеккә чик юк" стратегик сессиясендә спикер буларак катнашты, анда төбәкнең әлеге тармакны җайга салу законнарын камилләштерү өлешендә эшкуарлар өчен шартлар тудыру тәҗрибәсе турында сөйләде.

- Тармактагы закон чыгару башлангычлары, барыннан да элек, туристларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга һәм тармакның абруен күтәрүгә, бизнес өчен ачык һәм уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән. Әйтик, бездә, Русиядә беренчеләрдән булып, "Башкортстан Республикасында геопарклар турында" Закон кабул ителде, ул геопарклар төзү тәртибен регламентлый, төп бурычларны һәм эшчәнлек юнәлешләрен билгели. Закон бу территорияләрне үстерергә мөмкинлек бирә, аларга инвестицияләр җәлеп итә. Башкортстанның бу юнәлеш буенча тәҗрибәсе Русиянең башка төбәкләре өчен дә файдалы булырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Ринат Фәтхуллин.

Тармак экспертлары яктырткан темалар - төбәк брендын формалаштыру һәм территорияләрне маркетинглау, турбизнеста инвестицияләр өчен норматив-хокукый нигезләр. Форумның дүрт көненә йомгак 20 октябрьдә ясалачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас