Башкортстан башкаласы фестивальне үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмаган - биредә былтыргы әдәби бәйге җиңүчесе, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов яши, ул «Җаннарны сәламәтләндерүче сатира һәм юмор өчен» алтын медале белән бүләкләнгән һәм «ЛИФФТ-2022» уздыру эстафетасын кабул иткән.
Евразия халыкларының мәдәни проектларын үстерүгә ярдәм итүче “ЛИФФТ” фонды президенты, Евразия халыклары ассамблеясенең әдәби советы рәисе, Русия халыклары ассамблеясенең әдәбият комитеты рәисе Маргарита Аль чираттагы Бөтенрусия әдәби конкурсын ачты һәм “ЛИффТ-2021” фестиваленең алтын лауреаты Марсель Сәлимовка фестивальнең флагын тапшырды. Аннары фестивальнең гимны яңгырады.
Чараның тантаналы өлешендә мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның сәламләү хатын укып ишеттерде һәм «ЛИФФТ-2022» фестиваленең эшендә уңышлар теләде.
Проект «Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы, хөкүмәтнеке булмаган «Евразия халыклары ассамблеясе» халыкара оешмалар берлеге, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Русия Язучылар берлеге, Башкортстан Язучылар берлеге, «ЛИффТ» фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Чара Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында да уза.
Фестивальнең максаты - Русия Федерациясе, БДБ илләре һәм ерак чит ил язучылары һәм укучыларының иҗади һәм дустанә элемтәләрен ныгыту, бердәм Бөтенрусия-Евразия әдәби киңлеген булдыру, шулай ук Башкортстан Республикасы халыкларының Русиядә һәм аннан читтәге заманча әдәбият казанышларын популярлаштыру һәм алга этәрү.
Чара программасында – матбугат конференциясе, "түгәрәк өстәл"ләр, әдәби укулар белән шигърият һәм проза, осталык дәресләре, лекцияләр, китаплар тәкъдим итү һәм Русия, Евразия һәм Башкортстан язучылары белән иҗади очрашулар.
Фото: Зөһрә Исламова