+25 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Борай укучылары — шәйморатовчылар сафында

Бу уку елында Башкортстан мәктәпләрендә яңа 79 “Шәйморатов сыйныфы” ачылды.

Борай укучылары — шәйморатовчылар сафындаБорай укучылары — шәйморатовчылар сафында
Борай укучылары — шәйморатовчылар сафында
Шул исәптән Борай районында да.
Дәресләр башланыр алдыннан республиканың барлык мәктәпләрендә гимнны башкару мәҗбүри булгач, Борайның 2нче гимназия укучылары өчен берни дә үзгәрмәде. Мондый традиция монда әлегә кадәр дә бар иде. Хәтта мәктәптә "Шәйморатов сыйныфы” ачылганчы да.

Рәүфә Галиева исемендәге район мәдәният йортында тантаналы төстә “шәйморатовчылар” сафына кабул итүгә багышланган чара узды. 2 нче гимназиянең 5нче сыйныфтагы 25 укучысы “шәйморатовчы” исемен алды. Барысы да җитди итеп: байракларны тапшыру һәм ант бирү белән оештырылды.

Борай районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын яшь «шәйморатовчыларга» тапшырды һәм аларның тормышындагы истәлекле вакыйга белән котлады. Хәзер бу укучыларга легендар комдив истәлегенә лаеклы, республикабызның һәм илебезнең чын патриотлары булу — зур җаваплылык йөкләнүен ассызыклады.

Укучыларны “Шәйморатовчылар сыйныфларына” теләге һәм сәләте буенча сайлап алалар. Төп фәннәрдәге уңышларга яхшы спорт әзерлеге дә кушылырга тиеш. Шулай итеп, күпчелек шәйморатовчылар малайлар булып чыга. Кызлар да хәрби эшкә кызыксыну белдерә. Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныф укучылары махсус зәңгәр форманы горурлык белән киеп йөриләр.

 
Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас