+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Рәхмәт сезгә, пешекчеләр!

Дәүләкән укучылары “Пешекчеләргә рәхмәт” акциясендә катнашты.

Рәхмәт сезгә, пешекчеләр!Рәхмәт сезгә, пешекчеләр!
Рәхмәт сезгә, пешекчеләр!
Ел саен 20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көнен — кулинарларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Дәүләкән районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә атна дәвамында "Пешекчеләргә рәхмәт"акциясенә багышланган чаралар узды.
Акциянең төп максаты — пешекче һөнәренә карата кызыксыну уяту, ата-аналарга кирәкле мәгълүмат җиткерү, шулай ук укучыларда сәламәт туклану культурасының нигезләрен формалаштыру.

Башлангыч сыйныф укучылары «Минем яраткан ризыгым»темасына рәсемнәр әзерләделәр. 5-8 нче сыйныф укучылары "Файдалы иртәнге аш" исемле иң яхшы өй ризыгы конкурсында катнаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергә яраткан иртәнге ашларын өйдә ничек әзерләүләре турында видеолар төшерделәр. Конкурс ахырында балалар ашханә пешекчеләре кергән жюрига дегустация өчен үз ризыкларын тәкъдим иттеләр.

9-11нче сыйныф укучылары өчен атна дәвамында һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар: сыйныф сәгатьләре, лекцияләр үткәрелде. "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында укучылар өчен Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы филиалына экскурсия оештырылды, анда укучыларга пешекче һөнәренең әһәмияте турында сөйләделәр, гамәли дәресләр үткәрделәр.

Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас