

- Улыма туган көнгә бизиборд бүләк иткәч, шундый форматта балалар уенчыклары ясау идеясе туды. Аскында мондый әйберләрне мин беркайда да күрмәдем. Җитештерү үзе катлаулы түгел, иң мөһиме - фантазия, - дип билгели яшь малтабар.
Моннан тыш, бизибордлар җитештерү идеясенең бизнес актуальлеге шунда: халыкның реаль керемнәре кимү шартларында русиялеләр күңел ачу гына түгел, өйрәтү потенциалы булган күпфункцияле уенчыкларга өстенлек бирә. Бизибордлар нәкъ менә шундый продуктларга керә.
Мөрәҗәгать итүче башта лазер яисә фрезер станогы алу яхшырак булыр микән, дип озак уйланган. Шулай да фрезер станогына өстенлек биргән. Ул билгеләп үткәнчә, анда детальләрне кисү генә түгел, катлаулырак 3d-эшләнмәләр: шашкалар, шахматлар, нардлар, савыт-саба, декорның төрле элементлары, хәтта җиһазлар да эшләп була. Әмма төп юнәлеш, әлбәттә, - балаларның аңын үстерүгә ярдәм итүче уенчыклар.
Яшь эшкуар продукциясен Аскында ярминкәләр кысаларында һәм интернет-мәйданчыкларда сатарга планлаштыра. Ләкин тәүдә бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен 300 мең сум финанс ярдәме талшп ителә. Ул станок һәм чыгым материаллары сатып алуга тотынылачак.