+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм зур!

Бәләбәй районы территориясендә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм зур!Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм зур!
Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм зур!

Хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев крестьян-фермер хуҗалыгында эре мөгезле терлекләр тоту өчен яңа терлекчелек бинасы төзелешенең барышы белән танышты.

Наталья һәм Николай Максимовлар үз хуҗалыкларын 2016 елда Сиушка авылында оештырган. Бер елдан “Яшь фермер” программасы буенча грант отып, аның акчаларына эре мөгезле терлекләрнең симменталь токымыннан таналар һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Бүгенгә алар 155 баш эре мөгезле терлек асрый. Сыерларны кышлатуга яңа бинага күчерәчәкләр.

Максимовларның планнары зурдан - агротуризм объектын ачу. Глэмпингны страус фермасы белән үз җирләрендә урнаштырырга ниятлиләр.

"Проект перспективалы, табышлы булырга тиеш. Киләсе елга дәүләт ярдәме вариантларын карыйк, ярдәм итәрбез", - диде хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев.

Исегезгә төшерәбез, бизнеска дәүләт ярдәме илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас