+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төмәнәк мәктәбенә җиңү телибез!

Башкортстандагы авыл мәктәбе “Илнең иң яхшы санлы мәктәбе” конкурсында ярымфиналга чыкты.

Төмәнәк мәктәбенә җиңү телибез!Төмәнәк мәктәбенә җиңү телибез!
Төмәнәк мәктәбенә җиңү телибез!
Туймазы районы Төмәнәк урта мәктәбе Русиянең 12 төбәгеннән 21 катнашучы арасында “Илнең иң яхшы санлы мәктәбе” номинациясендә бәйгенең ярымфиналына чыкты. Башкортстан укытучысы Илдар Хаматов һәм аның укучылары эше 330 гаризадан эксперт жюри тарафыннан сайлап алынды.
Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, катнашучыларга белем бирү процессында нинди санлы инструментлар кулланулары турында иҗади эш, презентация яки видео әзерләргә кирәк иде. Төмәнәк укучылары мәктәптә булдырылган санлы лаборатория ярдәмендә информатика дәресләренең ничек узуын видеога яздырган.
“Минем укучыларым хәзерге вакытта аеруча кирәкле юнәлештә һөнәри юнәлеш сайлап алуларын, югары квалификацияле белгечләр булуларын, уникаль санлы уйлап табулар дөньясын — әйтик, санлы икътисад тармагын ачуларын теләр идем", – ди мәктәп директоры Илдар Хаматов.

Хәзер ярымфиналга чыгучылар коллегалары һәм эксперт жюри алдында конкурс эшләренең онлайн-яклавын көтә, шуннан соң “Мәктәп мәгарифендә иң яхшы санлы практикалар”стратегик онлайн-семинары кысаларында игълан ителәчәк һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
“Мәктәп мәгарифендә иң яхшы санлы практикалар” II Бөтенрусия конкурсы “Дневник.ру” “Сколково” инновацион үзәге һәм “Санлы икътисад” коммерциягә карамаган автоном оешмасы ярдәмендә үткәрелә.

“Белем бирү процессында санлы технологияләрне куллану кеше потенциалын үстерү өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирә. Технологияләрне иҗаттан башка булдырып булмый, һәм нәкъ менә шундый алым Төмәнәк мәктәбендә заманча санлы компетенцияләрне үзләштергәндә кулланыла”, – дип котлады Илдар Хаматовны дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

“Соңгы вакытта IT-тармак хезмәткәрләренә ихтыяҗ артты, шуңа күрә безнең укучыларга санлы технологияләрне программалаштыру һәм аңлау күнекмәләре кирәк. Мәгарифтә заманча технологияләр куллану укучыларны укытуга этәргеч бирә, интерактивлык һәм заманча җиһазлар материалны яхшырак аңларга ярдәм итә. Моннан тыш, бу санлы гигиена һәм мәгълүмат хәвефсезлеге өлкәсендә белем алу мөмкинлеге. Безнең мәктәпкә җиңү телим", — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

 
Фото:pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас