«Яңа энергетика» юнәлешендә яшьләр лабораториясен булдыру буенча Уфа дәүләт нефть техник университеты проекты “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты, “Төбәкләр, тармаклар һәм тикшеренүләр секторы мәнфәгатьләрендә кеше капиталын үстерү” федераль проекты грантын отты.
Фәнни төркемне яшь перспективалы тикшерүче Гөлнара Раскильдина җитәкли — химия фәннәре докторы, профессор. Лаборатория командасында УДНТУның фәнни хезмәткәрләре һәм яшь галимнәре Юлианна Борисова, Римма Солтанова, Гөлнур Сәхабетдинова, Алсу Байбуртли, Айрат Мусин, Екатерина Мальцева, Виктор Воинов, студентлар Дилара Солтанова һәм Екатерина Титова.
- Безнең проект өч елга исәпләнгән. 2022 елга грант суммасы 17,9 миллион сум тәшкил итә, — ди Гөлнара Зиннур кызы. — Акча тикшеренүләр үткәрү һәм кирәкле химик реактивлар, эреткечләр, катализаторлар һәм башка кирәк-яраклар, заманча үзебезнең һәм чит ил җиһазлары, лаеклы хезмәт хакы белән иң яхшы белгечләрне җәлеп итү өчен кулланылачак. Безнең галимнәр илебезнең алдынгы академик үзәкләрендә һәм югары уку йортларында, мөмкин булганча, чит илләрдә фәнни-тикшеренү стажировкалары узачак. Тикшеренүләргә дәүләт ярдәме булу безнең өчен бик мөһим, чөнки сүз перспективалы яңа реагентлар, майлар, композицион материаллар турында бара.