Әлеге проект кысаларында Федоровка үзәк район дәваханәсенә нурланыш диагностикасы бүлеге өчен 11 миллион сумлык җиһазлар кайтуы турында шатлыклы хәбәр белән Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әле июль ахырында ук уртаклашканнар иде. Федоровка районына чираттагы баруыбызда бу яңалыкларны үз күзләребез белән күреп кайттык.
Әйтергә кирәк, гомум республикадагы кебек үк, Федоровка районының сәламәтлек саклау өлкәсе дә соңгы елларда матур үзгәрешләр кичерә. Әле күптән түгел генә Федоровка үзәк район дәваханәсе поликлиникасының фасады, керү урыны зәвык белән төзекләндерелсә, хәзер нурланыш диагностикасы бүлеге дә зур шәһәрләрдәге медицина үзәкләреннән һич калышмаган дәрәҗәдә заманча төс алган.
Дәваханәнең баш табибы Олег Белоусов белдерүенчә, заманча корылмаларны урнаштырганга кадәр бүлектә гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында колачлы төзекләндерү һәм җиһазландыру эшләре башкарылган. Җәмгысы бу максатларга 5 миллион 288 мең сум юнәлтелгән.
Аерым алганда, бүлектәге барлык кабинетлар да заманча нурланыш диагностикасы аппаратларын урнаштыру, аларның сыйфатлы эшен тәэмин итү, табиб-ларның һәм пациентларның хәвефсезлеген саклау буенча тиешле таләпләргә туры китерелгән. Аларның һәркайсында кондиционерлар, җилләтү системасы, нурланышны үткәрми торган махсус ишекләр, тәрәзәләр урнаштырылган. Кыскасы, идән япмасыннан алып, кабинетта урнаштырылган мебельгә кадәр биредә махсус таләпләргә җавап бирә. Хәвеф-сезлекне тәэмин итү максатында бүлектә, шулай ук, видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Санузел, бәдрәф бүлмәләре тулысынча яңартылып, табиблар өчен хәтта ял бүлмәсе дә булдырылган.
Баш табиб Олег Белоусов безне флюорография кабинетында урнаштырылган заманча “Ренекс” аппаратының мөмкинлекләре белән дә таныштырды.
— Элекке аппаратлардан аермалы буларак, “Ренекс” пациентны секунд эчендә диярлек төшерә. Бу исә, беренчедән, пациентларны хезмәтләндерү вакытын күпкә тизләтү һәм аларны күбрәк кабул итү мөмкинлеге бирсә, яңа аппаратта флюорография үтүчеләр нурланышны да азрак ала. Яңа аппаратның тагын бер өстенлеге: пациент үзенең флюорография рәсемен күрше кабинетта шунда ук чыгарып та, электрон төрдә яздырып та алу мөмкинлегенә ия. Ягъни анализ нәтиҗәләрен тәүлек буе көтәргә кирәкмәячәк, — диде, заманча медицина хезмәтләндерүе мөмкинлекләре белән таныштырып, Олег Белоусов.
Без килгәндә бүлек эш башлауга тулы әзерлек сызыгына бастырылган иде. Баш табиб аерым документ эшләре генә калуын һәм экономияләнгән акчага бүлектәге коридор идәннәрен дә төзекләндерү планлаштырылуын әйтте. Аннары заманча бүлек Федоровка төбәге халкына тулы куәтендә иң югары медицина хезмәтләндерүе һәм ярдәме күрсәтүгә керешәчәк.
Әйткәндәй, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Федоровка районында табиблык амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пункты челтәрен төзекләндерү, модернизацияләү буенча да колачлы эш алып барыла. Аерым алганда, соңгы елларда гына да районның Югары Явыш, Коры Иҗәк, Әтәч, Юлдаш, Новоселка авылларында өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеп, файдалануга тапшырылды. Шулардан Югары Явыш авылы ФАПы быел төзелде. Быел, шулай ук, Бала-Чытырман авылы табиблык амбулаториясенә дә капиталь ремонт үткәрелде. Бу максатта федераль һәм республика бюджетларыннан 5 миллион 750 мең сум акча юнәлтелгән.
Бер сүз белән әйткәндә, Президент Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты зур шәһәрләрдә дә, ерак районнарда да күркәм нәтиҗәләрен бирә. Һәм иң мөһиме — беренче чиратта алар халыкны медицина хезмәтләндерүендә, аның сыйфатында һәм нәтиҗәлелегендә, ахыр чиктә кешеләрнең сәламәтлек торышында уңай чагылыш таба.
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.